news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Урта Әләзән авылында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачуда катнашты

Россиянең иң зур авылында бүген Бөтенроссия Сабан туе уза.

(Пенза өлкәсе, 22 июль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Россиянең иң зур авылында - Пенза өлкәсенең Городищенский районында урнашкан Урта Әләзәндә VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза.

Сабан туе Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы һәм Пенза өлкәсе Хөкүмәтләре тарафыннан оештырылды. Бәйрәм тантаналарында ике төбәкнең җитәкчеләре - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев катнаша.

Иң беренче истәлекле вакыйга – Сабан туе иртәсендә мәртәбәле кунаклар катнашында Урта Әләзәндә яңа мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы ачылды.

9 мең кеше гомер кичергән Урта Әләзән авылында ике мәктәп эшли. «1нче мәктәптә 840 бала укый, 2нчесендә – 477. Бигрәк тә 2нче мәктәпнең уку-укыту шартларын яхшыртырга кирәк иде. Яңа бинада мәктәпнең башлангыч сыйныфлары укыячак. Бер үк түбә астында балалар бакчасы да ачыла. Ул 150 урынга исәпләнгән. Бездә моңа кадәр гел шәхси балалар бакчалары гына эшләп килде. Аларның саны 11гә җитә. Кайда 30 бала кабул итәләр, кайсындадыр әзрәк. Бүген чиратта 2 мең бала торуын искә алганда, балалар бакчаларына ихтыяҗның зур булуын аңлыйсың. Авылда балалар күп туа», - дип сөйләде 1нче мәктәп директоры Зәйтүнә Гурдина.

Татарстан Президенты белән Пенза өлкәсе губернаторы яңа мәктәп бинасын карап, танышып чыкты. "Урта Әләзәнгә күптән киләсем килгән иде. Сабан туе бик яхшы мөмкинлек булды. Авылда 10 меңләп кеше яши, Россиядә иң зур авыл, татар авылы. Аны авыл дип әйтергә тел әйләнми, бу шәһәрдәгечә. Балалар безнең киләчәгебез. Аларга тәрбия-белем алу өчен шундый шартлар оештырылган, өлкә хөкүмәтенә рәхмәт. Матур яшәгез", - дип теләде Рөстәм Миңнеханов бер түбә астында төзелгән мәктәп һәм балалар бакчасы ачылышында. Татарстан Президенты истәлеккә "Татар тарихы" китабын бүләк итте.

Губернатор да әләзәнлеләрне  яңа мәгариф учагы белән котлап, төзүчеләргә, мәктәпкә бүләкләр тапшырды.

Сабан туен оештыруда мәктәпләрнең коллективлары зур ярдәм күрсәткән. Бәйрәм мәйданында алар милли уеннар оештыру, балаларга әзерләнгән программа өчен җаваплы. Россиянең 20дән артык төбәгеннән җыелган 500 кешелек делегацияләр вәкилләренең бер өлешен укытучылар үз өйләрендә урнаштырды. Шул рәвешле бер көн алдан килгән бөтен кунаклар авыл җирлегендә төрле гаиләләрдә төнгә сыену урыны тапты.

Мәртәбәле кунаклар 2015 елда төзелгән Җәмигъ мәчетне дә карады. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә авылда 11 мәчет эшләп килә.

Бүген авыл янында гына Сабан туе мәйданында бүген 45 мең кешедән ким булмас дип фаразлыйлар. Мәгълүм булганча, өлкәдә 84 мең татар исәпләнә (сан ягыннан мордвалар белән бер тирә - 5,7%, руслар - 85%). Урта Әләзәннән 82 чакрым ераклыктагы Пенза шәһәреннән, районнардан бирегә халыкны махсус автобуслар ташып торачак. Сабан туе узачак территориядә өлкәдә татарлар күпләп яшәгән 13 районның милли чатырлары тәкъдим ителә.

Татарстанның Кукмара районы исә ачык һавадагы музей рәвешендә татар авылы күренешен төзеп куйган. Ярминкә рәтләрендә Татарстан һәм Пенза өлкәсе һөнәрчеләре һәм эшмә кәрләре үз продукциясен сатуга куйды.
Сабан туенда капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу һ.б. кебек милли уеннардан тыш, кул көрәштерү, гер күтәрү, татарча көрәш ярышлары да булачак. Көрәш 2000-2002 һәм 1999 елгы һәм аннан өлкәнрәк спортчылар арасында ике келәмдә барачак. Абсолют батыр традицион тәкә, һәм Татарстан Президенты исеменнән җиңел автомобиль белән бүләкләнәчәк. Концерт сәхнәсе янында ук ипподром трибуналары урнашкан. Билгеләнгән алты заездның беренчесе  чиста токымлы 3 яшьлек һәм аннан да өлкән атлар өчен "Сабантуй-2017" призына оештырылачак. Атлар 1600 метрга чабачак.

Бәйрәм программасы көндезге сәгать 4тән соң көрәш батырын бүләкләү һәм 2018 елда IX Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул итәчәк татар авылын игълан итү белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100