news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Uros компаниясе җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Финляндия – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе.

Рөстәм Миңнеханов Uros компаниясе җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Uros ИТ-компаниясе (Финляндия) җитәкчелеге белән очрашты һәм хезмәттәшлек тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Uros – телекоммуникацион хәл ителешләрне глобаль китереп торучы. Компания сәнәгать, табигатьтән файдалану, «акылыл шәһәр» системаларын һәм башка сервисларны үстерү өлкәсендә кулланылучы технологияләрне эшли. Татарстанның Uros белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Июньдәа Хельсинкида Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән фин компаниясе арасында Үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Финляндия – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе. Үткән ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 6,5 процентка арткан һәм 524 млн доллар тәшкил итә.

«Uros – цифрлаштыру өлкәсендә тиз үсүче финн компаниясе. Сез күп илләрдә эшлисез. Сезнең контроль, “акыллы” яктырту һәм җылыту системалары, мәгариф һәм башка юнәлешләрдә тәкъдимнәрегез бар. Сезнең компаниянең “Иннополис” МИЗ резиденты буларак теркәлү перспективасы бар. Без, күп эре халыкара проектларда эшләү тәҗрибәгезне исәпкә алып, сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда катнашучылар уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстанда су җибәрү челтәрендә су сыйфатын тикшереп тору системаларын гамәлгә кертү мөмкинлеге каралды. Uros системалары ярдәмендә оператор реаль вакыт режимында суның химик анализындагы читкә тайпылышларны ачыкларга мөмкин.

Азакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Uros компаниясе президенты Пекка Пуолакки Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Uros компаниясе арасында Үзара аңлашулар турында меморандум имзаладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100