news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте

Ураза гаетенең күпгасырлык, татар халкының мәдәни һәм гаилә-көнкүреш традицияләре белән бик тыгыз үрелгән борынгы тарихы бар.

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. 

"Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Сөенечле бу көннәрдә бәйрәм намазына җыелган мөселманнар барлык нигъмәтләре өчен шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре әйтә, аннан тыныч, игелекле гомер бирүен сорый.

Изге Рамазан аенда җаны һәм тәне пакъләнгән, дингә ихлас күңелдән бирелгән, яхшы уй-ният тоткан, шәфкатьле эшләр башкарган кешеләрнең, әҗер-савабы буларак, гөнаһлары ярлыканыр, аларга рухи камилләшү юллары ачылыр.

Күпмилләтле республикабызда Ураза гаетенең күпгасырлык, татар халкының мәдәни һәм гаилә-көнкүреш традицияләре белән бик тыгыз үрелгән борынгы тарихы бар. Мөселманнарны елдан-елга бу олы бәйрәм уңаеннан христианнар һәм башка дин вәкилләре тәбрикли, изге теләкләрен җиткерә, шулай итеп, Татарстаныбыз алгарышы һәм үсеше өчен уңышларга ирешү омтылышыбыз тагын да көчәя.

Казан, Борынгы Болгар, республиканың башка шәһәрләре һәм авыллары мәчетләрендә бүген берләшергә, акыллы, мәрхәмәтле гамәлләр кылырга чакырган вәгазьләр аеруча ышандыру көче белән, тантаналы яңгырый. Зур ифтарлар, балалар бәйрәмнәре, мәдәни-мәгърифәти чаралар уздыру матур гадәткә әйләнде. Шунысы куанычлы: аларда катнашучылар саны ел саен арта бара.

Ураза бәйрәмендә Хак Тәгалә һәрберебезнең күңелендәге күтәренке рухны, шатлык хисләрен тагын да көчәйтсен, иман нуры өстәсен, гаиләләрдә иминлек булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, бәрәкәт һәм муллык телим", - диелгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100