news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Урам» экстрим-паркы һәм Зур Казан боҗрасы төзелешен карады

Рөстәм Миңнехановка аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова биреп барды.

Рөстәм Миңнеханов «Урам» экстрим-паркы һәм Зур Казан боҗрасы төзелешен карады
https://tatarstan.ru/

(Казан, 5 май, «Татар-инфом»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелә һәм үзгәртеп корыла торган объектларны карады. Беренче объект Яшьләр үзәгенең «Урам» экстрим-паркы төзелеше булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Парк концепциясе балалары белән гаиләләр, яшүсмерләр, яшьләр спорт белән шөгыльләнергә, ял итәргә, шулай ук спорт һәм мәдәни чаралар уздырырга мөмкин булган ачык мәйданнар булдыруда. Парк ачык һәм ябык зоналардан, күп функцияле газоннан, волейбол һәм футбол уйнау мәйданчыкларыннан, җәяүлеләр зонасыннан һәм башкалардан торачак.

Монда бетон скейт-парк (2,7 мең кв м), асфальтлы памп-трек (2,7 мең кв м), ачык сәхнә, ворк-аут мәйданчыгы, эйр-парк һәм тренинг-зона (2,2 мең кв. м) урнашачак. Татарстан Президентына шулай ук парк перспективалары турында да сөйләделәр. Монда стритфуд кафе, велопрокат павильоннары оештырырга җыеналар. Паркка Казансу яр буеннан һәм Горький ис. шәһәр паркыннан да керергә мөмкин булачак. Объектта 100дән артык кеше эшли.

Икенче объект Казанның Совет районындагы (Н. Ершов ур.) «Арт-сити» торак комплексындагы 1501 урынлык гомуми белем мәктәбе булды. Заказчысы — «Главинвестстрой РТ» ДКУ. Мәктәп 4 катлы булачак, гомуми мәйданы 29 мең кв м. Тапшыру срогы — 2021 елда. Төзелештә барлыгы 150 кеше эшли.

Аннары Рөстәм МиңнехановТанк урамындагы футбол тренировкалары манежы төзелеше барышы белән танышты. Заказчысы — «Главинвестстрой РТ» ДКУ, проектчысы — «Татинвестгражданпроект» ДУП. Объектларны 2020 елның 30 августына тапшырырга җыеналар. Футбол кыры — 90га 45 м.

Татарстан Президенты тагын Зур Казан боҗрасы төзелешен дә карады. Мидхәт Булатов урамыннан алып Техниклар урамына кадәр кишәрлектә Рөстәм Миңнехановка төзелеш планнары, объектта кулланыла торган юллар салу техникасы турында сөйләделәр. Бөтен эшләр график нигезендә бара.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов М. Сәлимҗанов урамыннан алып Н. Назарбаев урамына кадәр Түбән Кабан яр буйларын төзекләндерү белән танышты. Ике кишәрлек аралыгы 2 км диярлек. Монда фито-чистарту каскадлары, амфитеатр, гамаклар, спорт мәйданчыгы, яшелләндерелгән территория, пикник-парк, велоюллар һәм велопарковкалар булачак.

Рөстәм Миңнехановка тагын «Крестовниковлар мәдәният йорты» объектын үзгәртеп кору эскиз проектын һәм Петцольд заводы биналарын үзгәртеп кору проектын да тәкъдир иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100