news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Уральск шәһәренең Кызыл мәчетендә булды

Әлеге мәчет каршындагы мәдрәсәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай белем алган.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Президенты бүген, Казахстанга эш сәфәре кысаларында, Уральск шәһәрендә Кызыл мәчеттә булды. Аның белән тарихи бинаны Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 2006 елда тергезелгән Кызыл мәчет — тарихи бина. 1895-1907 елларда әлеге мәчет каршындагы мәдрәсәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай белем алган.

Мәчет Гариф хәзрәт Тулбаев исемен йөртә. Ул 1917 елда Казанда Идел-Урал мәдәни-милли автономиясе турындагы декларацияне кабул итүдә катнашкан. Соңрак Мөхәммәтгариф Тулбаев репрессияләнгән һәм 1964 елда аның исеме акланган.

Уральск шәһәрендә һәр ел саен татар халык бәйрәме – Сабантуй зурлап үткәрелә. Казахстанда Сабантуй көнне кунакларның Габдулла Тукай музеена һәм Кызыл мәчеткә керүе матур традициягә әйләнгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot