news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов унике ел эчендә рекордлы күләмдә уңыш җыеп алынганын әйтте

Рөстәм Миңнеханов республикада иң яхшы хуҗалыклар исемлегендә Актаныш, Азнакай, Буа хуҗалыкларын атады.

Рөстәм Миңнеханов унике ел эчендә рекордлы күләмдә уңыш җыеп алынганын әйтте
Рамил Гали

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республикада унике ел эчендә рекордлы күләмдә - 5,4 млн тонна бөртеклеләр уңышы җыеп алынган. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

«Авыл хуҗалыгы — икътисадның мөһим тармагы. 2020 ел уңышлы булды», — диде Президент. Ул Әтнә районы урып-җыюны беренче булып төгәлләгәнен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов республикада иң яхшы хуҗалыклар исемлегендәге Актаныш, Азнакай, Буа хуҗалыкларына алкышлауны сорады һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Президент аграр тармакта техник модернизация нәтиҗәсендә авыл хезмәтчәненең терлек азыгы хәстәрләү буенча эше җиңеләйгәнен билгеләп узды.

«Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларга, фермерларга ярдәм чаралары күрсәтелә. Фермер хезмәте җиңел түгел. Алдагы ун еллыкта тагын да үстерү турында уйларга кирәк. Хакимият органнары инициативалы фермерларга теләктәшлек күрсәтергә тиеш», — диде Миңнеханов һәм авыл халкының эшлеклелек активлыгы семинарлары дәвам итүен теләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100