news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Укытучының билгене дөрес куймавы безне артка өстери

«Мөслимдә һәр бишенче медалист медален яклый алмаган», — диде Татарстан Президенты.

(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың белем сыйфаты буенча 22нче урында булуын мәктәптә билгенең дөрес куелмавы белән бәйли.

«Республикабызда белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итү — мөһим бурыч булып тора. Моның өчен күп әйбер эшләнә. Матди-техник база да, мәктәпләр дә, IT-технологияләр дә моңа керә. Зур эш башкаруыбызга карамастан, белем бирү сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында без 22нче урында торабыз. Безне шушындый позициягә төшерүче проблемаларның берсе — укытучының балага дөрес билге куймавы, — диде Рөстәм Миңнеханов Актанышта узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә.

Кайбер районнарда медальгә баручы чыгарылыш сыйныф укучыларының зур өлеше белемен исбатлый алмаган. Татарстан Президенты шундыйлар арасында Мөслим белән Буа районнарын аерым атады.

«Мөслимдә 21 процент, Буада 15 процент медалист медальгә лаек икәнен исбатлый алмаган. 1-2 процент булса, аңларга мөмкин, ләкин аның кадәр түгел бит инде! Мөслимдә һәр бишенче медалист медален яклый алмаган. Мин министрдан район башлыклары белән хәлне ачыклап, тиешле чаралар күрүен сорыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot