news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов, укытучыларны котлап, аларга һәрчак ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырды

Татарстан лидеры фикеренчә, укытучы – баланың шәхес булып формалашуында төп буын.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Үзләрен педагогика өлкәсенә багышлаган кешеләр олы хөрмәткә ия, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятенең Халыкара укытучылар көнендә эшен башлаган V конгрессында.

Татарстан лидеры фикеренчә, укытучы – баланың шәхес булып формалашуында төп звено. “Без мәктәп, университет төзи алабыз, әмма квалификацияле педагогтан башка яхшы нәтиҗә булмаячак”, - дип саный ул.

“Шәхес формалаштыру ни дәрәҗәдә катлаулы булуын без яхшы беләбез. Ә укытучы балаларга белемен һәркөн бирә, шуңа күрә ул кешеләрнең түземлеге хөрмәткә лаек, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. - Балалар бакчасында, мәктәптә салынган нигезләрдән бала гомер буе файдалана. Бу аның көндәшлектә өстенлеге була ала, бу мөһим, чөнки бернинди финанс ресурслар, чимал кешеләрне алыштыра алмый”.

ТР Президенты, тормышының билгеле бер чорында үзенең укытучыларын исенә төшерә, дигән фикердә. “Без сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм рәхмәт әйтәбез. Бик зур рәхмәт! Сезгә түземлек телибез. Без укытучыларыбызга һәрвакыт ярдәм күрсәтәчәкбез”, - дип мөрәҗәгать итте ул республиканың педагогика хезмәткәрләренә.

Санкт-Петербург дәүләт университеты президенты, Россия Рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте президенты Людмила Вербицкая, Татарстанда рус теленә караш үзенә бер төрле, дип басым ясап әйтте. “Минем карашка, бик сакчыл. Нәкъ шундый мөнәсәбәтне пропагандалаган Рөстәм Нургалиевичка рәхмәтле мин”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100