Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Уфага көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә багышланган утырышка бара
Иртәнге якта Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ГАҖ акционерларының еллык җыелышында катнашачак.
Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашачак. Уфада булачак утырыш көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә багышлана. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Уфага барачак. Анда Россия Президентының Идел бу федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырыш узачак. Утырышта хакимият органнарының каты коммуналь калдыкларын эшкәртү өлкәсендәге эше турында фикер алышачаклар. Шулай ук Иделне экологик яктан яхшырту чаралары турында да сөйләшәчәкләр”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
- 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан каты коммуналь калдыкларны эшкәртүнең яңа системасына күчте. Ул чүпне аерым җыю, сортларга аеру һәм чүпне икенчел куллануны күздә тота. Төбәктәге операторлар буларак “Гринта” һәм “УК “ПЖКХ” компанияләре сайланды.
Иртәнге якта Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ГАҖ акционерларының еллык җыелышында катнашачак. “Татнефть” акционерларының еллык җыелышы Әлмәттә була.
Җыелышта компаниянең 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга планнары турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, акционерлар чиста керемне бүләчәк һәм директорлар советының яңа составын сайлаячак. Татарстан Президенты “Татнефть” җитәкчелегенә махсус хокук, “алтын акция” буенча сайлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз