news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Уфада «Россия – ислам дөньясы» төркеме утырышын үткәрә

Татарстан Президенты очрашуда катнашучыларга Владимир Путинның мөрәҗәгатен укыячак.

Рөстәм Миңнеханов Уфада «Россия – ислам дөньясы» төркеме утырышын үткәрә
архив tatarstan.ru

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Уфада «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышын үткәрәчәк. Рөстәм Миңнеханов әлеге төркемнең рәисе булып тора. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Иртәгә Уфада Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең бишенче утырышы узачак, - диде Лилия Галимова. - Утырышның пленар өлешендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны РФ Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү хатын укыячак. РФ Президенты ислам илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә».

Россия төбәкләреннән шулай ук Башкортстан һәм Карачаево-Черкесия республикалары башлыклары чыгыш ясаячак. Утырышта Әфганстан, Бангладеш, Бәһрәйн, Иордания, Гыйрак, Иран, Марокко, Согуд Гарәбстаны һәм Төркия вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Пленар утырыштан соң «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе премиясе тапшырылачак. Әлеге бүләкне мәдәни һәм милли традицияләрне үзара баеткан, динара һәм цивилизацияара диалогны үстерүгә зур өлеш керткән кешеләргә тапшыралар. Барлыгы ике премия тапшыру күздә тотыла.

Чара «Россия – хезмәттәшлек гаранты» халыкара ислам инвестиция форумын тәкъдим итү белән төгәлләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100