Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Уфада экологиягә багышланган утырышта катнашты
Рөстәм Миңнеханов Уфада ИФОда РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында булды.
(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның экологиягә багышланган утырышында катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Утырышта каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм Идел елгасын экологик савыктыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узган утырышта округның берничә субъекты башлыклары, Россия Федерациясе Федерация Советы, федераль министрлыклар, төбәк хакимиятләренең закон чыгару һәм башкарма органнары вәкилләре катнашты.
Нотыклар белән Түбән Новгород Губернаторы Глеб Никитин һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз