news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Уфа дәүләт нефть техник университетында булды

Татарстанның югары уку йортлары һәм УДНТУ арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды.

Рөстәм Миңнеханов Уфа дәүләт нефть техник университетында булды
glavarb.ru

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кысаларында Уфа дәүләт нефть техник университетында (УДНТУ) булды. Б ухакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

УДНТУ ректоры Рамиль Бәхтизин белән очрашуда Татарстан Президентын университетның үсеш тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге белән таныштырдылар. Ректор хәбәр иткәнчә, Уфа дәүләт нефть техник университеты былтыр 70 еллык юбилеен билгеләп үткән.

  • Университетта Россия Федерациясенең 67 субъекты һәм 51 чит илләр вәкилләре белем ала. Барлыгы 20 меңләп студент укый.

«УДНТУ илебезнең нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш кертте, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан икътисадының нигезе – нефть чыгару һәм нефть химиясе. Бу – бик катлаулы югары технологияле тармак, ул әзерлекле белгечләрне таләп итә. Уртак уку-укыту программалары, югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлек бүген зур әһәмияткә ия. Уңышлы хезмәттәшлек итәчәкбез».

Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы барында УДНТУ һәм Татарстанның югары уку йорты: Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ), Казан дәүләт энергетика университеты һәм Әлмәт дәүләт нефть институты арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100