news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов УЕФА Суперкубогы өчен матчка әзерлекне башларга кушты

УЕФА конгрессы Казанда тарихи футбол ярышын уздыру турында карар кабул итте.

Рөстәм Миңнеханов УЕФА Суперкубогы өчен матчка әзерлекне башларга кушты
архив

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елның августында «Ак Барс Арена» стадионында узачак УЕФА Суперкубогы өчен матчка әзерлек башларга кушты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Безнең өчен зур ышаныч, Россия тарихында беренче тапкыр УЕФА Суперкубогы өчен матч Казанда узачак. Татарстан башкаласы теләсә кайсы дәрәҗәдәге футбол турнирын кабул итү өчен тулысынча әзер. 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатын лаеклы уздыру моңа ачык дәлил булды», — диде Галимова.

Матбугат хезмәте җитәкчесе искәртеп узганча, Татарстан Президенты берничә тапкыр УЕФА җитәкчелеге белән очрашкан, матчны югары дәрәҗәдә уздыруны гарантиятияли. «Башкарма комитетның бүгенге карары нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов кирәкле бөтен әзерлек эшен башлап җибәрергә кушты», — дип ачыклык кертте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

УЕФА конгрессы бүген 2022/23 елгы сезонда Казанда УЕФА Суперкубогы өчен матч уздыру турында карар кабул итте. Футбол бәйгесе 2023 елның августында «Ак Барс Арена» стадионында узачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100