news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Учительская газета»ның баш мөхәррире Петр Положевец белән очрашты

«Учительская газета»ның баш мөхәррире фикеренчә, бер ел эчендә Россия алга гаять зур адым ясаган.

Рөстәм Миңнеханов «Учительская газета»ның баш мөхәррире Петр Положевец белән очрашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Учительская газета»ның баш мөхәррире Петр Положевец белән очрашты, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты.

Әңгәмә барышында Петр Положевец Рөстәм Миңнехановка гражданнар белеме мәгарифе сыйфатын халыкара чагыштырма тикшерү йомгаклары турында сөйләде. Ел дәвамында халыкара экспертлар - мәктәпләрдә белем бирү, мәгариф оешмасы белән идарә итү, укучыларның гражданлык позициясен формалаштыруга йогынты ясый торган мәктәптән тыш климатны булдыру үзенчәлекләрен бәяләгән.

«Учительская газета»ның баш мөхәррире фикеренчә, бер ел эчендә Россия алга гаять зур адым ясаган: элек циклда 19нчы урынны алса, хәзер рейтингта 7нче баскычка күтәрелгән.

Аннары очрашуда катнашучылар белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100