news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Uber” компаниясенә Татарстанда дата-үзәк булдырырга тәкъдим итте

Татарстан Президенты Казанда бюджет учреждениеләре һәм спорт мәктәпләренә корпоратив хезмәт күрсәтү буенча пилот проект эшләтеп җибәрү яклы.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре барышында Сан-Францискода “Uber” компаниясе офисында булды. Республика башлыгы матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

Рөстәм Миңнеханов Казанда, шәһәр транспорт системасын бушату максатында, бюджет учреждениеләре һәм спорт мәктәпләренә корпоратив хезмәт күрсәтү буенча пилот проект эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. Ул шулай ук “Uber” компаниясенә Татарстанда дата-үзәк булдыруда һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләсе турында сөйләшергә тәкъдим итте.

Компания вәкилләре Татарстан белән җәмәгать транспорты системасы эшен “Uber” компаниясе автомобильләре белән тулыландыру мәсьәләсендә хезмәттәшлек яклы булуларын белдерделәр.

Компаниянең эшчәнлеге һәм үсеш буенча планнары турында "Uber”ның коммуникацияләр һәм гавами сәясәт буенча вице-президенты Рэйчел Уэтстоун сөйләде.

“Uber” – Сан-Францискодан булган халыкара компания. Ул шул ук исемдә такси яки хосусый машина йөртүчеләрне эзләү, чакырту һәм түләү өчен мобиль кушымта булдырган. 2016 елның ноябре мәгълүматлары буенча, кушымта аша сервистан дөньяның 500 шәһәрендә файдаланып була. Компаниянең капиталы 62,5 млрд АКШ доллары күләмендә. Анда бөтен дөнья буенча 6,7 меңләп кеше эшли. “Uber” Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан, Новосибирск, Ростов-Дон, Сочи, Краснодар, Красноярск, Уфа, Түбән Новгород, Пермь, Омск, Чиләбе, Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100