Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов уңыш түбән булган районнар җиренә җиткереп эшләми дип саный
«Безнең бурыч — ашлама 1 гектарга 70 кг нан да ким булмаска тиеш», — дип искәртте Президент.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уңыш түбән булган районнар җиренә җиткереп эшләми.
«Мөһим бурыч — авыл хуҗалыгында җитештерү нәтиҗәлелеге. Без бертигез шартларда Балтач, Зәй, Кукмара районнарында уңыш 40 центнердан артык булуын күрәбез. Әгерҗе, Әлмәт, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарында — ике тапкыр азрак», — диде Президент.
Ул Мамадыш районында предприятие җитәкчесе уңышны гектарыннан 45-50 центнерга җиткерүне бурыч итеп куйганын искәртте. «Системалы эш булмыйча торып, югары нәтиҗә юк, бу районнар җиренә җиткереп эшләп бетерми. Эшлисең, чәчәсең, чыгымы да бар, ә продукция юк», — ди Рөстәм Миңнеханов.
«Уңыш туфракны эшкәртүгә, ашламалар кертүгә карый. Безнең бурыч — ашлама 1 гектарга 70 кг нан да ким булмаска тиеш», — дип искәртте Президент. Үз акчасына гектарына 40 кг ашлама җыйган хуҗалыкларга республика бюджетыннан ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
Рөстәм Миңнеханов ашламага гына түгел, туфракны туендыру эшенә дә игътибарны юнәлтте. «Алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсе моның икътисади яктан дөрес һәм экологик яктан нәтиҗәле булуын күрсәтте. Эрозиядән саклау, туфракны эшкәртү алымнары — бу сорауларны контрольдә тотарга кирәк», — диде.
Президент туфракны известьләүне дә арттыруны сорады. Ташламалы, сыйфатлы ягулык мөһимлегенә басым ясады. «Татнефть», «Таиф»ка мөрәҗәгать итәбез, бу авыл хезмәтчәннәренә зур ярдәм», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз