Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Уңайлы ипотека һәм социаль-арендалы торак булдыру кирәк
Гражданнарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсен федераль үзәк белән бергәләп хәл итәргә кирәк, дип саный Татарстан Президенты.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда яшәүчеләрне торак белән тәэмин итү өчен уңайлы ипотека, социаль-арендалы торак, шулай ук эконом-класслы торак төзү кебек алымнарны кулланырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.
«Гражданнарны борчыган актуаль темаларның берсе - торак белән тәэмин итү һәм аны сату алу. Федераль үзәк белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кирәк, шул исәптән уңайлы ипотека, социаль-арендалы торак, шулай ук эконом-класслы торак төзү алымнарын кулланып», — диде Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, торак микрорайоннар төзегәндә, якын-тирә территориядә комплекслы төзелеш алып барырга кирәк.
«Һичшиксез, торак төзү генә җитми. Шуның белән бергә, ул сыйфатлы булырга һәм заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш, инженер, транспорт һәм социаль инфраструктура кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз