news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Тынычлык бистәсендәге Сабан туе бәйрәмен ачып җибәрде

Казан шәһәре Тынычлык бистәсендә Сабан туе бәйрәме бара.

Рөстәм Миңнеханов Тынычлык бистәсендәге Сабан туе бәйрәмен ачып җибәрде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Бүген Казанның Тынычлык бистәсендә Сабан туе бәйрәме уза. Бәйрәмнең төп кунагы - Төрекмәнстан республикасының Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов.

Бәйрәмне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. "Хөрмәтле Казанлылар һәм шәһәребез кунаклары, сезне ихлас күңелдән иң күркәм бәйрәм - Сабантуй белән котлыйм. Сабан туе бәйрәме халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыл булуын, игенче хезмәтенә хөрмәтен чагылдыра", - диде ул.

Татарстан Президенты бәйрәмдә мәртәбәле кунак - Төрекмәнстан Президентының катнашуын да искәртте. Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан һәм Россия мөнәсәбәтләре турында әйтеп узды. Аның фикеренчә, ике ил арасында мөнәсәбәт стратегик партнерлык нигезендә төзелә. «Безне күпьеллык хезмәттәшлек, мәдәни традицияләр, югары дәрәҗәдәге ышаныч һәм үзара аңлашу бәйли", - диде Татарстан Президенты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot