news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов туу күрсәткечләре кимүгә борчылуын белдерде

Президент табигый үсешкә үлем кимү бәрабәренә генә ирешүебезне билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов туу күрсәткечләре кимүгә борчылуын белдерде
president.tatarstan.ru

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Демография позитив, әмма без шактый гына түбән тәгәрәдек", – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында.

 "Бу безне борчый. Болай дәвам итсә, ахыры яхшы булмаячак", – диде Президент.

Ул табигый үсешнең әлегә үлем кимүе бәрабәренә генә саклануын, ә туу күрсәткечләренең кимүен билгеләп узды.

"Федераль Хөкүмәт дәрәҗәсендә дә демография мәсьәләсе күтәрелә. Федераль дәрәҗәдә карарлар кабул ителә. Авыл хатын-кызлары буенча өстәмә чаралар күрергә тырышабыз. Без үзебез дә вазгыятьне үзгәртү өчен ниндидер мөмкинлекләр табарга тырышабыз", – диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, тулаем алганда, медицина күрсәткечләре начар түгел. "Демография вазгыятенә җитди анализ ясарга кирәк. Бездә гомер озынлыгы артуы позитив күренеш, ул 74 яшькә җитте. Бу республикадагы программа, медицина үзәкләре булу нәтиҗәсе", – дип белдерде Президент.

Белешмә өчен: 2017 елда туу күрсәткечләре, 2016 белән чагыштырганда, 13,9 процентка кимегән. 1 мең кешегә 12,4 нисбәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot