news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Turkmen sahrasy-2019 күргәзмәсе белән танышачак

Татарстан Төрекмәнстандагы күргәзмәдә «КАМАЗ» йөк машиналары, вертолетлар һәм пилотсыз электробус тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов Turkmen sahrasy-2019 күргәзмәсе белән танышачак
tatarstan.ru

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген I Каспий форумы кысаларында Төрекмәнбашы шәһәрендә ачылган Türkmen sährasy-2019 («Төрекмән даласы-2019») халыкара күргәзмәсе белән танышачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көннең икенче яртысында Türkmen sährasy-2019 күргәзмәсе белән танышырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы стенды, шулай ук «Татнефть» һәм КАМАЗның аерым стендлары урын алган. Нефть компаниясе Aurus Президент лимузинында урнаштырыла торган автомобиль шиннарын, шулай ук «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында җитештерелгән май һәм ягулык тәкъдим итте.

Автогигант стендында исә форумда катнашучыларга «ШАТЛ» пилотсыз электробусын күрсәттеләр. Ачык күргәзмә территориясендә медицина максатларында кулланыла торган «Ансат» вертолетлары, «КАМАЗ» йөк автомобильләренең барлык модель рәте, шулай ук Made in Tatarstan бренды астында җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100