news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды

«Туполев» ГАҖ филиаллары Казанда, Ульяновск, Самара, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә урнашкан.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышында предприятиенең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре, шулай ук киләчәк үсеш перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советы рәисе итеп 2021 елның сентябрендә сайланды.

Исегезгә төшерәбез, «Туполев» ГАҖ — ракета йөртүчеләрне һәм махсус билгеләнештәге самолетларны проектлау, җитештерү һәм сатудан соң хезмәт күрсәтү өлкәсендә әйдәп бара торган Россия предприятиесе. Аның филиаллары Казанда, Ульяновск, Самара, Жуковский, Санкт-Петербургта, Таганрогта, Рязаньда, Ахтубинскида урнашкан, барлыгы 12 000 кеше эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100