news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Туполев” ААҖнең яңа җитәкчелеге белән очраша

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында “Туполев” ААҖнең яңа президентын кабул итте

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында “Туполев” ААҖнең яңа президенты Александр Бобрышев һәм “Туполев” ААҖнең генераль конструкторы Игорь Шевчукны кабул итте.
Очрашуда Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең генераль директоры Васил Каюмов, ТР Премьер-министрының киңәшчесе Назыйр Киреев катнашты.
Искә төшереп үтәбез, Александр Борбышев 4 сентябрьдә компаниянең Директорлар советы карары буенча “Туполев” ААҖен җитәкли башлаган иде. Элек компания президенты булган Игорь Шевчук генераль конструктор итеп билгеләнде.
Казанда Рөстәм Миңнеханов һәм “Туполев” ААҖ президенты Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе ААҖ өчен заказларны арттыру мөмкинлеге хакында фикер алыштылар.
Моннан тыш, ТР Хөкүмәте җитәкчесе һәм “Туполев” ААҖ президенты Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсен перспективалы продукция үзләштерү өчен техник җиһазлау мәсьәләләрен дә кузгаттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100