news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручының эш сәфәренең беренче пункты Бакчасарай авылында булды

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Тукай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртәбез: бүген Рөстәм Миңнеханов Тукай, Минзәлә һәм Сарман муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды. Сәфәренең максаты – авыл хезмәтчәннәре белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышу. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев һәм башкалар озата йөрде.

Рөстәм Миңнехановның эш сәфәренең беренче пункты Бакчасарай авылы булды. Монда ул "Миңнехуҗина" КФХ эшчәнлеге белән танышты. Фермер хуҗалыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре – терлекчелек һәм игенчелек продукциясе җитештереп сату. Уңдырышлы җирләр мәйданы 399 га тәшкил итә. Сыерлар саны - 36 баш (100 башка кадәр арттыру планлаштырыла). Рөстәм Миңнеханов терлекчелек фермасы территориясендә кайбер объектларны карап чыкты, шул исәптән иген саклау урынын, терлек чалу һәм ит эшкәртү цехын, ат фермасын һәм башкаларны. Шулай ук Татарстан лидеры КФХ җитәкчелеге белән авыл хуҗалыгы предприятиесенең киләчәктә үсеше буенча фикер алышты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Комсомолец авылына юнәлде. Монда ул "Феникс" ҖЧҖнең җитештерү базасында булды, аның территориясендә сменага 30 тонна продукция бирә торган терлек чалу комбинатын, колбаса комбинатын һ.б. объектларны карады. Рөстәм Миңнехановны "Феникс" ҖЧҖ директоры (терлек чалу цехы) Азат Авзалов һәм "Любослава" ҖЧҖ директоры (ит тэшкәртү һәм ит продукциясе әзерләү цехы) Руфия Зарипова каршы алды.  

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы казылык һәм ит деликатеслары җитештерүнең бөтен циклы белән танышты. Предприятие җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, 2015 елның I кварталында 208,8 млн. сумлык 1383 тонна продукция җитештерелгән.   Аннары Рөстәм Миңнехановка тиздән төзеләчәк 2400 баш ана дуңгыз сыйдырышлы комплекс проектын тәкъдим иттеләр.  

Район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондагы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең зур өстенлеге бар – янәшәдә Чаллы шәһәре булу.

"Бу бик зур базар. Бүген таләп ителә торган һәм ихтыяҗ булган юнәлешләрне сайларга кирәк. Бу, беренче чиратта, - сөт җитештерү һәм терлекчелек, - диде ул.   Татарстан лидеры район җитәкчелегенә хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү эшен активлаштырырга кушты. - Җир эшкәртелергә тиеш! Шәхси хуҗалыклар санын арттырырга кирәк. Болай итмәгәндә, без кешеләрне авылда калдыра алмаячакбыз. Кешесе булмаса, авыл да бетә", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.  

Аграрийлар, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка авыл хуҗалыгына ярдәм буенча республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган программалар өчен рәхмәт белдерделәр.                                                

news_right_1
news_right_2
news_bot