news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Туган телләр елында бөтен көчне куеп эшләргә кирәк булачак

«Әлеге карар Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, бердәмлеген ныгыту максатыннан чыгып кабул ителде», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Туган телләр елында бөтен көчне куеп эшләргә кирәк булачак
Владимир Васильев

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Туган телләр елында бөтен көчне куеп эшләргә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында шундый күрсәтмә бирде.

«2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге карар Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, бердәмлеген ныгыту максатыннан чыгып кабул ителде. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк. Нинди генә милләт булмасын, Хөкүмәт, муниципалитетлар тарафыннан нинди ярдәм кирәк — бөтен көчне куеп эшләргә кирәк булачак», — диде.

Президент милләтара, диннәр арасындагы татулыкны ныгыту, рухи кыйммәтләрне саклау, үстерү, православие храмнары, мәчетләр төзүнең мөһимлеген ассызыклады. Киләсе елда Казан Мәрьям Ана иконасы соборы төзелеше төгәлләнәчәген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын тантаналы бәйрәм итү турында карар кабул иткәнен әйтте.

«Без алга таба да традицион конфессияләр ролен арттыру, радикализм формаларына каршы тору эшен ныгытачакбыз», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot