Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: «Туган тел» скульптур композициясенә конкурс игълан итәргә кирәк
Шагыйрь Зиннур Мансуров Кырлайда Президентның иҗат интеллигенциясе белән очрашуында «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур ансамбль төзергә тәкъдим итте.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туган тел» скульптур композициясенә конкурс игълан итәргә кушты.
Шагыйрь Зиннур Мансуров Кырлайда Президентның иҗат интеллигенциясе белән очрашуында «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур ансамбль төзергә тәкъдим итте.
Ул шушы һәйкәлне тасвирлап, Тукай үзе, шунда ук бер милли киемле ана, аның улы белән кызы, шигырь юлларын татар, рус, инглиз, гарәп телләрендә, гарәп графикасында биреп, җырның ноталарын да күрсәтү күздә тотылганын әйтте. «QR-код та куйсак, 24 сәгать буе эшли торган һәйкәл булыр иде. Шунда чаралар уздырып булыр иде», — диде.
«Әйдәгез, конкурс уздырабыз. Һәйкәлне кем ничек күзаллый. Комиссия рәисе итеп Марат Әхмәтовны билгелибез. Урынын уйларга кирәк. Ул әйбәт әйбер булачак. Һәр милләткә ниндидер символ кирәк. фикерегез бик әйбәт», — дип хуплады Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз