news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Цицин белән торак йортларны капиталь ремонтлау турында фикер алышты

Республика Президенты Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды  генераль директорын «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде.

Рөстәм Миңнеханов Цицин белән торак йортларны капиталь ремонтлау турында фикер алышты
https://tatarstan.ru

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты. Алар күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау, шулай ук төзелеш өлкәсендә башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Константин Цицинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләге — «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды җитәкчесе Татарстанның социаль –икътисади потенциалын ныгытуга өлеш керткән өчен бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100