Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Циндао шәһәре мэры урынбасары Лю Цзяньцзюньга ышаныч өчен рәхмәт әйтте
Шәһәрдә кайбер эре предприятиеләр урнашкан, шул исәптән 2016 елда Чаллыда үз заводын ачкан «Haier» корпорациясе дә.
(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Циндао шәһәре мэры урынбасары Лю Цзяньцзюньга ярдәм һәм ышаныч өчен рәхмәт әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Очрашу Татарстан Президентының Шаньдун (КХР) провинциясенә эш сәфәре кысаларында
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Циндао Кытайның мөһим сәнәгать үзәге булып тора. Шәһәрдә кайбер эре предприятиеләр урнашкан, шул исәптән 2016 елда Чаллыда үз заводын ачкан «Haier» корпорациясе дә.
«Шәһәр җитәкчелегеннән башка бу проект гамәлгә ашырылмаслыгын без беләбез. Сезгә ярдәмегез һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә, республика исә „Haier“ компаниясенә ярдәм итеп торачак. Суыткычлар җитештерү заводы проект куәтенә чыкты. Бүген көнкүреш техникасы җитештерү заводын оештыру эшләре алып барыла. Без „Haier“ проектларының уңышлы эшләвен телибез», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Haier» компаниясе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе эре Кытай инвесторының Татарстан мәйданчыгы белән кызыксынуын күрсәтте. Ул Циндао вице-мэрына Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышу өчен визит бизнес-делегацияләренең республикага эш сәфәрен оештыруны тәкъдим итте.
«Сезнең шәһәрнең потенциалы һәм икътисадын үстерү дәрәҗәсе киңәюне таләп итә. Россия базары бик зур һәм Татарстан сезнең компанияләр өчен старт мәйданчыгы булырга әзер», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия һәм КХР җитәкчеләренең ихтыяры һәм ярдәме нәтиҗәсендә бүген Татарстанның Кытай партнерлары белән төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлеге өчен барлык мөмкинлекләр дә ачык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз