news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Царёвода төзелгән мәктәпне үрнәк проект булачагын әйтте

Мәктәптә ике бассейн, берьюлы 432 кеше сыйдырышлы ашханә, заманча актлар залы, лабораторияләр булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов Царёвода төзелгән мәктәпне үрнәк проект булачагын әйтте
Владимир Васильев

(Питрәч, 31 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Царёво торак комплексында төзелгән мәктәп үрнәк проект булачак дип әйтте.

Бүген Питрәч районы Царево торак комплексында 1224 балага исәпләнгән «Советлар Союзы Герое Г.К.Камалиев исемендәге күпрофильле лицей» кулланышка тапшырылды. Мәктәпне ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Мондый югары дәрәҗәдәге мәктәпне авыл җирлегендә моңарчы төзегән булмады. Мәктәптә бассейннар да, заманча спорт заллары да бар. Бу безнең үрнәк проект булачак», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Царево торак комплексында төзелеп килүче балалар бакчасы белән танышканнан соң, аңа да зур бәя бирде. «Без балаларга бөтен уңайлы шартларны булдырырга тиеш», — диде ул.

Киләчәктә лицей базасында ике балалар бакчасын һәм өстәмә белем бирү оешмасын — балалар өчен агробиологик станцияне берләштергән «Прогресс мәгариф үзәге» булдыру планлаштырыла.

Өч катлы мәктәп бинасы дүрт блоктан тора. Беренче блокта 20 башлангыч сыйныфы, көне буе укучы балалар өчен 4 уен һәм 2 йокы бүлмәсе урнашкан. Икенче блок югары сыйныфлар өчен җайланган. Монда биология, химия, физика фәннәрен өйрәнү, робототехника белән шөгыльләнү өчен лабораторияләр, компьютер заллары бар.

Өченче блокта ике бассейн һәм спорт белән шөгыльләнү заллары урнашкан. Дүртенче блокта — 432 кеше утырып ашарлык ашханә. Бинаның икенче катында 560 урынлы актлар залы бар, ул концертлар куяр өчен заманча эстрада техник чаралары белән җиһазландырылган.

Мәктәп ачу тантанасында катнашкан ата-аналарның фикерен дә белештек. «Олы балам беренче сыйныфка бара. Мәктәпнең быел ачылуы безнең өчен бик уңышлы булды. Сыйныфта 24 бала укыячак. Укыту рус телендә, ә ана теле һәм әдәби уку татар телендә булачак дип әйттеләр. Мәктәп бик матур, безгә нык ошый», — дип сөйләде Алсу ханым.

Быел кызым беренче, ә улым алтынчы сыйныфка бара. Олысы моңарчы күрше авылга йөреп укыды. Уңайсызрак булды. Яңа мәктәп ачылышын түземсезлек белән көттек. Шушындый яхшы мәктәп төзерләр дип күз алдына да китерә алмаган идек», — ди ике бала анасы Наталья.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100