Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов троллейбус йөртүчегә татарча дәшеп, хәлләрен сорашты (видео)
Бүген Казандагы маршрутларның берсендә йөрүче яңа троллейбусны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләде.
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Бүген Казандагы маршрутларның берсендә йөрүче яңа троллейбусны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Видеодан күренгәнчә, Рөстәм Миңнеханов троллейбус салонында йөртүче янында басып барган. Президент татарча дәшеп, троллейбус йөртүченең хәлләрен белеште, "уңайлымы соң", дип сораган.
Р.Зорге һәм Бертуган Касыймовлар урамы чатында Рөстәм Миңнеханов һәм «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфан Галәвов троллейбуска утырып, киләсе тукталышка кадәр бардылар. Юлда Рөстәм Миңнеханов смартфоны аша яңа троллейбустан инстаграмда туры трансляция алып барды, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфан Галәвов шәһәр электр транспортында түләү ысуллары турында (акчалата һәм транспорт картасы ярдәмендә түләп була), якын арада электр транспортында түләү өчен яңа терминаллар гамәлгә кертелүе турында хәбәр иткән.

2017 елда Казанда троллейбуслар паркы тулысынча диярлек яңартылган. "Караклык кимесен иде, - дигән Әсфан Галәвов. - Кулланылышка кертеләчәк валидаторлар чеклар бирәчәк. Чекта секундына кадәр вакыты бастырылачак, икенче кат әлеге чекны сатып булмый".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз