news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов транспорт тармагында эшләүче хатын-кызлар белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты транспорт өлкәсендәге алдынгы хезмәткәр хатын-кызларга Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов транспорт тармагында эшләүче хатын-кызлар белән очрашты
president.tatarstan.ru

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Метроэлектротранс» муниципаль унитар оешма коллективы һәм транспорт тармагында эшләүче хатын-кызлар белән очрашты. Республика башлыгы «Метроэлектротранс» оешмасының заманча җиһазландырылуын һәм персоналларның сыйфатлы эшләвен югары бәяләде.

«Диагностика, төзәтү процессы, энергия саклап тоту технологияләрен кертүне оештыру – системалы эш, үз җимешләрен бирә, – диде республика Президенты. – Бүген сезгә пассажир агымының 26 проценты туры килә. Бу бик зур сан. Берәр нинди тоткарлык килеп чыкса, шәһәр нинди хәлдә каласын күз алдына китерүе дә кыен. Транспорт инфраструктурасында эшләүче хатын-кызлар социаль-мөһим мәсьәләләрнең бик зур катламын башкара», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Сезгә шуның өчен рәхмәт әйтәсебез килә. Эштән кала сезнең башка мәшәкатьләрегез дә бар: гаилә, ирләрегез, балалар. Сез барысына да өлгерәсез. Минемчә, кайдадыр нәрсәдер килеп чыкмый икән, бу эшне хатын-кызга тапшырырга кирәк. Әгәр дә ул да булдыра алмаса, димәк, бу эшләрлек эш түгел», – ди Татарстан Республикасы Президенты.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов транспорт өлкәсендәге алдынгы хезмәткәр хатын-кызларга Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100