news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов транспорт салымын җыю буенча эшчәнлекне көчәйтергә чакырды

Республикада транспорт салымы буенча бурыч 1,4 миллиард сум тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов транспорт салымын җыю буенча эшчәнлекне көчәйтергә чакырды
tatarstan.ru

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов транспорт салымына бәйле вазгыятьнең киеренке булуы турында белдерде. Республикада транспорт салымы буенча бурыч 1,4 миллиард сум тәшкил итә.

«Бу — юлларга сарыф ителә торган акчалар. Әйдәгез, бу эшне көчәйтик», — дип искәртте ТР Президенты зур күләмдә салым түләүче предприятие җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә.

Кайвакыт вазгыять абсурдка барып җитә — Porshe автомобиле хуҗасы 70 мең сум күләмендә салым түләмәгән, дип искәртте Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин.

«Хәзерге вакытта ЮХИДИ һәм суд приставлары белән бергәләп эшлибез, автомобильләрне штраф стоянкаларына урнаштыра башлыйбыз. Моның уңай нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot