news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» башлыгы белән хезмәттәшлек турында фикерләште

Татарстан Президенты Казан Кремлендә «Транснефть» ГАҖ идарәсе рәисе һәм президенты белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» башлыгы белән хезмәттәшлек турында фикерләште
tatarstan.ru

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан өчен республика предприятиеләре һәм «Транснефть» компаниясе арасында стратегик партнерлыкны төзү бик мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» идарәсе рәисе һәм президенты Николай Токарев белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» - Татарстанның стратегик партнеры, диде. «Безнең мөнәсәбәтләр хезмәттәшлек турында килешү кысаларында озак һәм системалы нигездә үсә. Ел саен үткәрелә торган очрашулар барышында без аның үтәлешенә нәтиҗәләр ясыйбыз, бергәләп хезмәттәшлекнең яңа перспектив юнәлешләрен билгелибез», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика предприятиеләре һәм «Транснефть» бүлекчәләре арасында товар әйләнеше ел саен арта бара. Соңгы дүрт елда үзара тәэмин итү күләме 2,6 тапкырга артты.

Татарстан Президенты «ТАНЕКО» төзелеше һәм «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү заводын реконструкцияләү кебек проектларны гамәлгә ашыру «Транснефть» ярдәменнән башка мөмкин булмас иде, диде.

«Бүген "ТАНЕКО" комплексы тотрыклы эшли. Агымдагы елның августында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында ЭЛОУ-АВТ-6 яңа җайланмасы файдалануга тапшырылды. Нәтиҗәдә,“ ТАНЕКО" да нефть эшкәртү куәте ике тапкыр арттырылды. Киләчәктә республикада нефть эшкәртү 23 млн тоннага җиткереләчәк», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Николай Токаревка «Алабуга» МИЗ территориясендә «Транснефть-Синтез »проектын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде. «Бу торбаүткәргеч тармак өчен импортны алыштыру мәсьәләсен хәл итә торган заманча предприятие», – диде Татарстан Президенты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100