Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов ТР законнарына кул куйды
Закон текстлары массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылачак
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның берничә законын имзалады.
Алар – “2012 ел һәм 2013-2014 план елларына Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды бюджеты турындагы”; “Татарстан Республикасы мировой судьяларның Питрәч районы буенча суд участоклары чикләре турындагы” Татарстсан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы”; “Татарстан Республикасы Муниципаль норма хокук актларын теркәү турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы”; “Татарстан Республикасында торак бина һәм коммуналь хезмәтләргә түләүнең төбәк стандартлары турындагы” Татарстан Республикасы Законының 3 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы”; “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы” Татарстан Республикасы Законының 10 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы”; “Гражданнарга Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондтан социаль найм буенча торак биналар бирү хокукларын гамәлгә кую турындагы” Татарстан Республикасы Законының 27 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы”; “Татарстан Республикасының энергия саклау өлкәсендә аерым закон актлары көчен югалткан дип тану турындагы” законнар.
Закон текстлары массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз