news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ТР законнарын имзалады

Закон текстлары ММЧда рәсми рәвештә дөнья күрәчәк

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТРның кайбер законнарын имзалады, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Бу - "Татарстан Республика Дәүләт Советының һөнәри даими нигездә эшләүче депутатлары саны турында"гы Татарстан Республикасы Законының 1 нче маддәсенә һәм "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының статусы турында"гы Татарстан Республикасы Законының 2нче һәм 19 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы; "Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында"гы Татарстан Республикасы Законының 5.1 һәм 10 нчы маддәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы; "Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы; "Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы законнары. 

Закон текстлары рәсми рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында басылачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot