news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов ТР ОМОН хезмәткәрләренә яңа фатир ачкычлары тапшырды
Татарстан милиционерларының тагын70 гаиләсе яңа тораклы булды
Скопировать ссылку
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген Татарстан милиционерларының тагын 70 гаиләсе яңа торак алды. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Губкин урамында урнашкан ОМОН административ-көнкүреш комплексының торак өлешен тапшыру тантанасы булды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Махсус бүлекчәләр эшчәнлеге белән җитәкчелек итү үзәге башлыгы, милиция генерал-лейтенанты Владимир Горшуков, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, шулай ук шәхси состав, аларның гаиләләре һәм эчке эшләр бүлеге ветераннары катнашты.
“Республика өчен истәлекле вакыйгаларга бай булган авыр һәм киеренке 2009 ел тәмамлана. Кичә берьюлы 6 спорт объекты ачтык, ә бүген ОМОН хезмәткәрләре өчен бу искитмәле йортны ачабыз. Аерым алганда, Татарстан һәм Казан чит ил делегацияләрен еш кабул итә һәм мондый чараларда куркынычсызлык төп мәсьәлә булып тора. Мин Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы һәм ОМОН хезмәткәрләренә рәхмәтле. Сезгә яңа урында бәхет һәм уңышлар!” – диде Рөстәм Миңнеханов котлау сүзендә.
Премьер-министр республика җитәкчелеге исеменнән ТР ОМОН командирына мебель сатып алу өчен 1 миллион сумлык сертификат тапшырды.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Махсус бүлекчәләр эшчәнлеге белән җитәкчелек итү үзәге башлыгы, милиция генерал-лейтенанты Владимир Горшуков: “ТР буенча эчке эшләр министрлыгы республика Хөкүмәте тарафыннан игътибарсыз калмый һәм бу яңа файдалануга тапшырылган йорт моның шулай булуына дәлил. Сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар телим”, - диде.
Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров: “ТР Эчке эшләр министрлыгы стратегиясе башта шартлар булдыр, аннары нәтиҗә таләп ит принцибы буенча үсеш алды. Махсус билгеләнгән отрядлар – милиция элитасы, сез яхшыларның яхшысы. Бәйрәм белән сезне!” - дип билгеләп үтте.
Тантаналы чыгышлардан соң дәрәҗәле кунаклар ОМОН хезмәткәренә яңа фатир ачкычларын тапшырдылар һәм яңа торак шартларын бәяләделәр.
ОМОН базасының 6 катлы административ-көнкүреш корпусы 2002 елда төзелә башланган иде. Гомуми мәйданы 6000 квадрат метр тәшкил итә. Беренче катта актлар залы, санчасть, штаб, персонал бүлмәләре, тир урнашкан. Икенче каттан алып 6 катка кадәр 23 шәр бер бүлмәле фатирлар урнашкан.
Соңгы ике елда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 5 торак йорт төзелгән, Татарстан милиционерларының 688 гаиләсе фатирлы булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2