news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ТР махсус дәүләт стипендияләрен билгеләү турында карарны имзалаган

Исемлеккә 2015/2016 уку елында югары өлгереш күрсәткән, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм олимпиадаларда җиңү яулаган 90 кеше кертелгән.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстана Президент Рустам Минниханов “Татарстан Республикасы аспирантлары, адъюнктлары, студентлары, дәүләт, шул исәптән хәрби һәм мәгариф эшчәнлегендә дәүләт аккредитациясе булган шәхси белем бирү оешмалары курсантлары өчен махсус дәүләт стипендияләрен билгеләү турында”гы карарны имзалаган. Ул ТР рәсми хокукый документлар порталында урнаштырылган. 

Исемлеккә 2015/2016 уку елында югары өлгереш күрсәткән, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм олимпиадаларда җиңү һәм призлы урыннар яулаган 90 кеше кертелгән, алар арасында 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 студент,  хәрби һәм дәүләт аккредитациясе булган мәгариф оешмалары курсантлары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 20 студенты бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot