news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион-венчур фондының попечительлек советы утырышын үткәрде

Утырышта “ТР өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсының номинацияләр санын арттыру турындагы тәкъдим хупланды

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион-венчур фондының попечительлек советы утырышын үткәрде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта попечительлек советы әгъзалары тәкъдимнәрне карады һәм раслады, ТР Инвестицион-венчур фондының агымдагы эшчәнлеге турында докладлар тыңлады. Аерым алганда, “ТР өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсының номинацияләр санын арттыру турындагы тәкъдим хупланды. Шулай итеп, икътисадның өстенлекле тармакларында перспективалы проектларны ачыклау өчен “Наноимпульс”, “Мәгарифтә инновацияләр”, “Хезмәттәшлек” кебек яңа номинацияләр кертелде. Конкурска проектлар Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән заявка бирүчеләрдән кабул ителәчәк.
2009 елда конкурсның партнеры – Россия венчур компаниясе, ул конкурсның бүләк фондына 700 мең сум күләмендә акча биргән, шулай ук конкурста катнашучы иң яхшы 5 эшмәкәргә 2010 елда Ауропаның зур технопаркларының берсе “София Антиполис”ка (Франция) юллама тапшыра.
Шулай ук 2009 елда “ТР өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсында һәм “Идея–1000” инновацион проекты программасында катнашу өчен 1279 гариза бирелүе билгеләп үтелде. Заявкаларны ТР Инвестицион-венчур фондының 20 вәкиллеге базасында кабул ителде. Республика икътисадының өстенле тармакларында проектларны гамәлгә куючы предприятиеләргә банк кредитлары буенча процент ставкаларының бер өлешен компенсацияләү расланды.
Агымдагы елда ТР Инвестицион-венчур фонды гомуми суммасы 1776,8 сум күләмендә биш предприятиегә компенсация түләде, алар исәбендә “Чистай икмәк заводы” ААҖ, “Татхимфармпрепаратлар” ААҖ, “Икмәк-кондитер комбинаты” ААҖ, “Стиль” ҖЧҖ, “Казан программа эшләнмәләрен җитештерүче комбинат” ААҖ бар.
Предприятиеләрнең инвестиция проектларын чынга ашыру барышы турындагы хисапларына анализ нәтиҗәләре буенча тагын ике оешмага гомуми суммасы 855,5 мең сум күләмендә булган компенсация түләүне дәвам итәргә тәкъдим ителде.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 20 декабрьдә попечительлек советының чираттагы утырышын үткәрү планлаштыруын белдерде. Анда фондның һәм ТР Кече бизнес лизинг компаниясенең 2009 елгы эшенә нәтиҗә ясау ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100