Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов ТР дәүләт хезмәте порталыннан кулланучыларны Яңа ел белән котлады
“Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерүдә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәм”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР дәүләт хезмәте порталыннан кулланучыларны Яңа ел белән котлады. uslugi.tatarstan.ru сайтыннан файдаланучылар бәйрәм хатлары алды.
“Хөрмәтле дуслар!
Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерүдә һәм камилләштерүдә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Республика электрон хезмәтләр һәр кулланучыга уңайлы булсын өчен тырыша.
Яңа елда портал кысаларында гражданнар инициативалары яңа интернет-сервис эшләтеп җибәрәбез. Шулай итеп, татарстанлылар республикада гамәлгә куела торган закон проектлары һәм дәүләт программалары буенча тәкъдимнәрен, шулай ук үзләрен борчыган мәсьәләләргә мөнәсәбәтләрен белдерә алачак.
Мондый башлангычларга нигезләнеп төрле эшчәнлектә нәтиҗәле эш итү юлларын бергәләп таба алачакбыз, - дип ышанам.
Якынлашып килүче ел уңышлы булсын, хыяллар чынга ашсын! Яңа елда бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!”, - диелгән котлау текстында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз