news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ТР Азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнаша

Утырыш "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге мәйданчыгында үткәрелә.

Рөстәм Миңнеханов ТР Азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнаша
Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Бүген Рөстәм Миңнеханов "2017 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында" Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаша.  Утырыш "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге мәйданчыгында үткәрелә. Бу хакта республика хөкүмәтенең рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Форумның рәсми ачылышына кадәр ТР Премьер-министры  – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән берлектә Президент күргәзмә экспозицияләре белән танышып чыгачак.

Катнашучылар оештырган стендларда авыл хуҗалыгы техникасы, аларга запас частьләр, авыл-хуҗалыгы химия чаралары, ветеринария препаратлары, үсемлек орлыклары, азык-төлек, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен сортларга аеру, эшкәртү, төргәкләү җайланмалары тәкъдим ителәчәк.

Форум эше 14-16 февраль көннәрендә дәвам итәчәк. Катнашучыларга бай программа тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100