Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов торак компанияләренең 1,6 млрд сум салым бурычы сәбәбен ачыкларга кушты
2018 елда торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары халыкка 36,3 млрд сумлык хезмәт күрсәткән, бу 2017 ел күрсәткеченнән 5,3 процентка артыграк.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын формалаштырганда компанияләрнең торышын өйрәнергә, бюджетка бурычлары сәбәбен анализларга кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында шундый бурыч куйды.
«Республика бюджеты алдында торак компанияләренең салым бурычы 1,6 млрд сумны тәшкил итә. Моның ничек барлыкка килгәнлегенә игътибар белән карарга кирәк. Тариф сәясәтен формалаштырганда, әлеге мәсьәләне игътибар белән өйрәнергә кирәк. Бу компанияләр банкрот алды хәлендә, яки башка сәбәпләр бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук дәүләт оешмаларына торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүче үзмәшгуль гражданнар белән эшләү формасын табарга кушты.
«Татарстанда үзмәшгульлек буенча эксперимент үткәрелә. Торак-коммуналь хуҗалыгы системасында бизнеста саналган гражданнарның күп булуын беләбез. Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә үзмәшгульләр белән эшләү формасын табарга кирәк», - диде республика башлыгы.
Коллегиядә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2018 елда Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары халыкка 36,3 млрд сумлык хезмәт күрсәткән. Бу 2017 ел күрсәткеченнән 5,3 процентка артыграк.
- Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында 31,9 мең кеше эшли, аларның уртача айлык хезмәт хакы 27,6 мең сумны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз