Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Торак комплекслар төзеп, аннан кешеләр интегүе — кешеләрне алдау
Ул бүген Хөкүмәтнең Казан тирәсендә сәнәгый-индустриаль мәйданчыклар булдыру белән шөгыльләнгәнен әйтте. «Казанга иртә килү, кич кайтулар булмаска тиеш», — диде.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак комплекслар төзеп, аннары кешеләрнең интегүен аларны алдауга тиңләде.
Дәүләт Советы утырышында авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрне башка максатларга күчерү, Казан янында яңа торак микрорайоннары барлыкка килү турында сүз керде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, буш җирләрне алып, йортлар төзүчеләр «нигездә бизнес мәсьәләләрен генә хәл итә, ә сәламәтлек саклау, транспорт, мәгариф сораулары дәүләткә кала», ди ул. «Бу сорауларны игътибар белән карарга кирәк. Авыл хуҗалыгы җирләре күчерелсә дә, шактые бизнес мәнфәгатләренә күчерелгән», — диде ул.
«Без бизнеска каршы түгел, ләкин торак комлекслар төзеп, аннары кешеләр интегүе — ул кешеләрне алдау. Безнең төгәл программа булырга тиеш. Территорияләрне комплекслы төзү шуны күздә тота да инде. Җитештерү куәтләрен дөрес планлаштырырга кирәк», — дип белдерде Татарстан Президенты.
Ул бүген Хөкүмәтнең Казан тирәсендә сәнәгый-индустриаль мәйданчыклар булдыру белән шөгыльләнгәнен әйтте. «Казанга иртә килү, кич кайтулар булмаска тиеш», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз