news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов торак базарында Путин йөкләмәләре үтәлеше турында доклад тыңлады

Татарстан Президенты «Россия Федерациясендә төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркеме утырышын уздырды.

Рөстәм Миңнеханов торак базарында Путин йөкләмәләре үтәлеше турында доклад тыңлады
tatarstan.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия Федерациясендә төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркеме утырышын уздырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эшче төркемне Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Бүген утырышта Россия Президенты Владимир Путин февральдә биргән йөкләмәләрне үтәү мәсьәләсе тулаем каралды. Төп максат — кимендә елына 5 млн гаиләнең тормыш шартларын яхшырту һәм 2024 елга торак күләмнәрен ел саен 120 млн кв. метрга арттыру, диелә хәбәрдә.

Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы быел февраль аенда Иннополиста узды. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәләр биргән иде (утырыш халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте башкарма органнары эшенә багышланды).

Кайбер мәсьәләләр шушы йөкләмәләр кысаларында эш төркеменең соңгы ике утырышында (22 апрель һәм 30 май) каралды. Шул исәптән төзелеш тармагында бәяләр барлыкка килү; гражданнарның шәһәр тирәлеген үстерүдә катнашулары; төзелеш-монтаж һәм проект-эзләнү эшләрен башкаруга бердәй контрактлар эчтәлеге. 1 июльдән эскроу-счетлар кулланып проект финанславы системасына күчүгә аерым игътибар бирелде.

Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, Россия Дәүләт Советы секретаре, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия субъектлары җитәкчеләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100