news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов торак базарында ике мөһим факторны атады

Президент торак төзегәндә, транспорт, социаль инфраструктурасы да кайгыртылырга тиешлеген ассызыклады

Рөстәм Миңнеханов торак базарында ике мөһим факторны атады
tatarstan.ru

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов торак базарында ике мөһим факторны атады. Бу хакта ул Казанда Россия вице-премьеры Виталий Мутко катнашында "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә әйтте.

"Без бит торакны күпме дә төзи алабыз, ләкин ике фактор мөһим. Ипотека үтемле булырга тиеш, бүген ул кыйбатрак. Аны арзанайту буенча күпмедер адым ясала, чөнки чыннан да торакка мохтаҗлар бар бит. Икенчесе - без зур комплекслы бурычларны хәл итәргә тиеш. Яңа микрорайоннар яңа стандартлар буенча булырга тиеш", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Президент торак төзегәндә, транспорт, социаль инфраструктурасы да кайгыртылырга тиешлеген ассызыклады.

"Безгә бертавыштан торакка сорауны арттыру өчен барысын да эшләргә кирәк. Әгәр комплекслы төзелеш булмаса, бу "метрлар" начар сатылачак. Янәшәдә балалар бакчасы, мәктәп, җәмәгать киңлеге булса, төзү стадиясендә үк тулысынча сатыла", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100