news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Томскида «СИБУР-Томскнефтехим» үзәгенең соңгы эшләнмәләре белән танышты

Фәнни үзәк хезмәткәрләренең бер өлеше Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортларын тәмамлаган.

Рөстәм Миңнеханов Томскида «СИБУР-Томскнефтехим» үзәгенең соңгы эшләнмәләре белән танышты
president.tatarstan.ru

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскида эшлекле сәфәр барышында «СИБУР-Томскнефтехим» фәнни-тикшеренү оешмасы (НИОСТ) җитештергән соңгы эшләнмәләр белән танышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка пластик эшләнмәләргә (мәсәлән, линоулем, кабель продукциясе) сыгылмалылык бирә торган махсус пластификаторларны күрсәткәннәр. Ул лаборатория биналарын караган, юнәлеш җитәкчеләре белән аралашкан.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республика «СИБУР-Томскнефтехим» фәнни-тикшеренү оешмасы белән хезмәттәшлек алып бару белән кызыксына һәм пластмасса, каучук өлкәсендә уртак проектлар булдыра ала. 

«НИОСТта 216 хезмәткәр эшли. 20 проценты галим дәрәҗәсенә ия. Персонал югары квалификацияле, шуларның  бер өлеше Татарстанның әйдәп баручы университетларын тәмамлаган. Шуңа күрә елына йөздән артык фәнни проект эшлибез», — дигән үзәкнең генераль директоры Юрий Казаков.

«СИБУР-Томскнефтехим» фәнни-тикшеренү үзәге нефтехимия өлкәсендәге эшчәнлек белән шөгыльләнә, нефтехимия һәм газ эшкәртеп чыгару предприятиеләре өчен химик чималга тест уздыра, аналитик тикшеренүләр алып бара.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot