Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Томскида «Микран» радиоэлектрон предприятиесе эшчәнлеге белән танышты
Татарстан Президенты предприятиедә җитештерелгән продукция үрнәкләрен карады, сынау үзәге һәм җыю-монтаж цехлары эшен өйрәнде.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскида «Микран» инновацион предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фирма радиоэлектрон технологияләр эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Аның эшчәнлек өлкәсенә робот техникасы, мехатроника, СВЧ-электроника, радиолокация, телекоммуникацияләр һ.б. технологияләр керә. Компания фотоника һәм көч электроникасы өлкәләрендә җитештерү эшчәнлеген киңәйтә.
Татарстан Президенты предприятиедә җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты. Республика башлыгына предприятиенең тарихы, җитештерү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм инновацион үсеш перспективалары хакында сөйләделәр.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов җыю-монтаж цехлары һәм сынау үзәге эше белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз