news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Томскида берничә предприятиедә булып, өлкә губернаторы белән очрашачак

Рөстәм Миңнеханов өлкәдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашыр, Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгы уңаеннан концерт карар дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов Томскида берничә предприятиедә булып, өлкә губернаторы белән очрашачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашачак, өлкәдәге берничә предприятие эшчәнлеге белән танышачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында яклар республика һәм өлкә арасында сәүдә-икътисади, гуманитар элемтәләрне киңәйтү чаралары хакында фикер алышачак, шулай ук хезмәттәшлек турындагы берничә документка кул куячак.

Россиянең әлеге ике төбәге арасында сәүдә әйләнеше 1,7 миллиард сум тәшкил итә. Татарстан Томск өлкәсенә җиңел һәм йөк автомобильләре, пыяла, медицина җиһазлары, дарулар чыгара. Томск өлкәсе исә республиканы медицина һәм кондитер эшләнмәләре, консервалар белән тәэмин итә.

Моннан тыш, ТР Президенты радиоэлектроника җитештерү буенча махсуслашкан «Микран» фирмасы һәм «Сибур-Томскнефтехим» тикшеренү оешмасы эшчәнлеге белән танышачак.

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов өлкәдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашыр, шулай ук Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган концертны тамаша кылыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot