news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Томаш Навратил белән очрашты

Чех белгече Томаш Навратил Татарстан Президентын шиннар җитештерү комплексында эш вакытын уңышлы файдалану буенча күрелгән чаралар белән таныштырган.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ") Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген АСМ (Accounting, Controlling, Management) компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Казанның Боз сараенда узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасарлары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Министрлар Каибинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, "Татнефть" компаниясенең генераль директор урынбасары Дамир Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашкан.

Очрашу барышында Томаш Навратил Татарстан Президентын "Татнефть" компаниянең шиннар җитештерү комплексында эш вакытын уңышлы файдалану буенча күрелгән чараларның нәтиҗәсе белән таныштырган. Томаш Навратил инде дистә елга якын Россиядә эшче урыннарның нәтиҗәлелеген тәэмин итү юнәлешендә эшләр башкара. Аның хезмәтеннән Татарстан да актив файдалана. Чех белгече бу юлы 7,5 мең хезмәткәрнең эшчәнлеге нәтиҗәлелек ягыннан тикшерелүен әйткән. Аудит нәтиҗәләре буенча "Татнефть" миллиард ярым сум акчаны экономияли алган. Томаш Навратил шулай ук әлеге комплексның финанс хәлен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен дә керткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot