news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Толерантлык һәм милләтара татулыкның югары дәрәҗәсе республика имиджының аерылгысыз бер өлешенә әверелә бара”

Бүген республикада милләтара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглау һәм бәяләүнең комплекслы системасы булдырыла

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калу, элеккечә, өстенлекле юнәлеш булып тора. Әлеге эш дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча кабул ителгән программа кысаларында дәвам иттереләчәк.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасы белән чыгыш ясаганда әнә шул хакта да сүз булды.

Президент республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калу эшендә Татарстан халыклары ассамблеясы, Бөтендөнья татар конгрессы, милли-мәдәни мохтәриятләр, дини һәм этномәдәни оешмаларның актив катнашуын да билгеләп узды.

“Мөселманнарның Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе эшчәнлеге рухи яңарышка уңай йогынты ясый”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, республикада беренче Православие җәмәгатьчелеге форумы үткәрелү күренекле вакыйга булды. Моннан соң ул ел саен оештырылачак. Казанда инде традициягә кергән Бөтенроссия татар дин әһелләренең “Милли үзенчәлек һәм ислам” форумы узды.

“Бүген республикада милләтара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглау һәм бәяләүнең комплекслы системасы булдырыла. Ул милли сәясәтне гамәлгә ашырырга, низаглы вәзгыятьләр туганда, оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Әлеге проблематика буенча без туплаган материалларга таянып, Татарстан илнең сынау төбәге буларак билгеләнде”, - дип белдерде ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, әлеге эшне хакимиятнең бөтен дәрәҗәләрендә һәм, беренче чиратта, муниципаль берәмлекләрдә уздырырга кирәк.

“Толерантлык һәм милләтара татулыкның югары дәрәҗәсе республика имиджының аерылгысыз бер өлешенә әверелә баруын ассызыклап үтәргә телим. Бу безгә конкурентлы өстенлегебез”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100