Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Тобольскида «ЗапСибНефтехим» заводы белән танышты
Татарстан Президенты бүген Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәрендә эш сәфәрендә.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәрендә эш сәфәре кысаларында «ЗапСибНефтехим» заводында булды. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рощино» аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төмән өлкәсе вице-губернаторы Сергей Сарычев, «СИБУР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять идарәсе әгъзасы - директор Рөстәм Галиәхмәтов һ.б. каршы алды.
Татарстан Президенты «ЗапСибНефтехим» комплексын караганнан соң массакүләм мәгълүмат чарлары вәкилләре сорауларына җавап бирде. «Без «СИБУР» төркеме коллегаларыбыз белән горурланабыз. Алар кыска вакытта һәм югары сыйфатлы итеп дөньякүләм дәрәҗәдә проектны гамәлгә ашыра алган», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Быел комплекс әзер продукция бирәчәк. Проектны гамәлгә ашыру өчен 28 мең төзүче җәлеп ителгән. Бу бик зур коллектив, диде Татарстан Президенты. Ул Татарстан да глобаль проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсенә ия булуын әйтте
«СИБУР»ның ирешкән максатларда гына тукталмыйча алга баруын телим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – «ЗапСибНефтехим» комплексы киңкүләмле һәм барысын да уйлап башкарылган проект. Биредә чын профессиональләр командасы эшли».
Рөстәм Миңнеханов проект кысаларында бүген Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычлар үтәлгән диде. Алар – югары технологияле эш урыннары, читтән кергән товарларны алмаштыру программасы, экспорт продукциясе чыгару.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз