news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әтнә театрын 100 еллык юбилее белән котлады

Бүген театр җәмәгатьчелеге Россиядә Театр елы ачылу уңаеннан Әтнә театрына җыелган иде.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рөстәм Миңнеханов Әтнә татар дәүләт театрын 100 еллык юбилее белән котлады. Бүген республиканың театр җәмәгатьчелеге Театр елы ачылу уңаеннан Әтнә театрына җыелган иде. Театр әһелләренең Әтнәгә җыелуы бу театрның 100 еллык юбилее тантанасына да бәйле.

  • Әтнә театры юбилеен халык театрының беренче спектакленнән башлап исәпли. 1918 елда район һәвәскәрләре тарафыннан “Бәхет кошы” исемле спектакль куелган. 1911 елда театрга дәүләт статусы бирелде. Хәзер театр Габдулла Тукай исемен йөртә.

“Тагын 100 елдан тагын шушында очрашсак шәп булыр иде, - дип шаяртты Президент бүген Әтнә театры сәхнәсеннән. – Очраша алмасак та, ул истә калачак. 100 елдан җыелып искә алсалар да зур җиңү булачак”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Әтнә театрының иң кыен елларда барлыкка килгәнлеген, ил үсешенең иң авыр елларында да үз традицияләрен саклап калганлыгын искәртеп үтте. “Без аны 2011 елда күреп, дәүләт статусы бирдек. Ул моңа лаек иде”, - диде ул театр турында.

Театр артистлары: “Без - Рөстәм Нургалиевич ачкан бердәнбер профессиональ театр”, дип горурлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100